Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Сарман үзәк китапханәсендә , гимназиянең 8 сыйныф укучылары белән «Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем!» дигән әдәби – уен викторина үтте. Алар «Тапкырлар» һәм «Зирәкләр» командасына бүленеп, узара көч сынаштылар. Капитаннар да үз белемнәрен сынады. Нәтиҗәдә ике команда да тирән белемле булуларын күрсәттеләр. Кичәне « Родной язык, родная страна» дигән китап күргәзмәсе бизәде, презентация күрсәтелде. Бәйге барышында матур шигырьләр, дәртле җырлар яңгырады. Барлык катнашучылар да уеннан канәгать калдылар.