11 февраль көнне 8 сыйныфның рус төркемнәрендә укучылар «Без дуслык белән көчле» дип исемләнгән чарада катнаштылар. Чарага әзерлек алдан башланды. Ике атна барышында укучылар Идел буенча яшәүче халыкларның милли традицияләре хакында мәгълүмат тупладылар. Бүген һәр төркем үзенең проектын яклады. Халыкларның милли киемнәре, ризыклары, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, милли каһарманнары, милли уен кораллары турында чыгышларны тыңлау кызыклы да, файдалы да булды.