Күтәмәле зонасында узган "Илһам чишмәсе" бәйгесенә Иске Минзәләбаш, Сарайлы, Куҗак, Ләшәү-Тамак, Түбән Ләшәү , Буралы Чишмә авылы балалары килгән иде. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә. Сарман төбәге беркайчан да талантларга кытлык кичермәде. Бүгенге балалар арасында да җыр-биюгә, сәнгатьле сүзгә сәләтле балалар аз түгел иде. Эзләнгәннәр, тырышканнар, һәрберсе костюмнарны туры килерлек итеп сайлаганнар. Яшьләрнең татар моңына тартылулары күңелне куандыра. Бу зонада без моңа тагын бер кат инандык. Шушы балаларны да сәхнәләрдә җиңүчеләр итеп күрәсе килә.