Бүген Сарман авылында "Старт» спорт мәктәбенең чаңгы трассасында «Россия чаңгы юлы -2021» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы һәм «Татарстан чаңгы юлы -2021»республика ярышлары узды. Йөгерештә мәктәп укучылары һәм студентлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, Өченче буын вәкилләре катнашты. Катнашучыларга котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Р. Сәхипова мөрәҗәгать итте.
Ярышларның һәр яшь категориясе призерлары мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде.