10 февраль көнне Азалак авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Заһиров Миргали Заһир улына 90 яшь тулды

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Миргали абыйны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды, район җитәкчелеге исеменнән матур теләкләрен җиткерде. Юбилярны истәлекле бәйрәме белән шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, Азалак авылы мәчете имам-хатыйбы Билал абый Сәгъдиев, якыннары Вәзир абый, Флера апа һәм башкалар котладылар, җылы теләкләрен юлладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International