2021 нче елның 11 нче февралендә Петровка Завод урта мәктәбе базасында педагогик хезмәткәрләрнең "Кеше тәрбияләү" дигән Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста 5 конкурсант катнашты. Җиңүче булып безнең хезмәттәшебез, педагог-оештыручы Граханцева Елена Ринатовна танылды. Шулай ук хезмәттәшебезне, "Җәлил гимназиясе"нең технология укытучысы Шәйхетдинова Әлфия Лаззат кызын котлыйбыз, ул «Йөрәгемне балаларга бирәм» дигән республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль турында җиңү яулады!!! Чын күңелдән сезгә сәламәтлек һәм алга таба да уңышлар телибез!!! Без сезнең белән горурланабыз!!!