6 нчы в сыйныфы укучылары “Җәлил чаткылары” әдәби – иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәис Әнис улы Кәлимуллин белән очрашты.

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, 11 нче февраль көнне,  мәктәбебездә “Туган тел көне”нә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.  6 нчы в сыйныфы укучылары “Җәлил чаткылары” әдәби – иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәис Әнис улы Кәлимуллин белән очрашты. Туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү кебек төшенчәләрне Рәис абый үзенең шигырьләре аша укучылар күңеленә җиткерде. Һәр укучы үзен кызыксындырган сорауларына җавап тапты, шигырь язу серләрен белде. Сыйныф җитәкчесе Ләйсән Әнвәр кызы Галиева җитәкләгән  укучылар бу очрашудан бик канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International