Бию-ул кәефне максимумга кадәр күтәрү ысулы. Ә яхшы кәефтә булу-нәрсә ул? Кеше яхшы кәеф белән дөньяга күңелле күз белән карый һәм барысын да шатланып кабул итә. Биюнең мондый халәткә китерүенә ышанасызмы? Тикшерегез! Хәзер үк музыканы кабызыгыз һәм Җәлил мәдәният сараеның «J CREW» бию коллективында катнашучылар кебек хәрәкәт итә башлагыз.
Р.Р. Ваһапов җитәкчелегендә балалар он-лайн форматта мастер-класс күрсәттеләр.
Бию-ул тормыш, иң матур һәм файдалы спорт төре, сәламәтлеккә һәм камиллеккә хәрәкәт.