Кәүҗияк зонасында узган "Илһам чишмәсе" бәйгесенә Александровка, Яхшы-Каран, Рангазар, Рантамак, Иске Әлмәт, Каташ-Каран авылы балалары килгән иде. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә. Балалар арасында елдан-ел катнашып килүчеләр белән беррәттән, тәүге тапкыр чыгыш ясаучылар да бар иде. Аларның сәхнәдә үзләрен иркен тотулары, һәр номерны бөтен күңелләрен биреп, самимилек һәм осталык белән башкарулары беркемне дә битараф калдырмагандыр.