«Форпост» отряды активистлары Җәлил икенче санлы мәктәбе базасында Ленинград блокадасын өзүгә багышланган «РИСК» дип исемләнгән Бөтенроссия интеллектуаль уены үткәрделәр. Ярышта 10 нчы сыйныфның 2 командасы катнашты. Уен өч категориядән торды: «Сугыш башы», «чолганыш» һәм «блокаданың Геройлары», анда 18 сорау тәкъдим ителде. Барлык сорауларга да уенчылар актив җавап бирделәр. Һәркем үз белемнәрен ныгытты.