2021 елның 15 февралендә Әфганстан гаскәрләрен чыгарганга 32 ел була. Россия буенча истәлекле дата – сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. 1989 елның 15 февралендә 9 ел дәвам иткән сугыш тәмамлана. Сугыш аларның тарихында мәңгелек эз калдырып, күп кенә гаиләләрнең язмышларын үзгәртте.
Петровка Завод урта мәктәбенең Яшь армиячеләре якташыбыз Әфганстанда һәлак булган сугышчы-интернационалист Садыйков Илшат Әбугар улының каберен чистарттылар.