Үзенең туган телен, тарихын, туган җирен белеп үскән бала гына киң карашлы, тирән белемле, милли үзаңлы шәхес булып формалаша. “Шәҗәрә” дигән сүзне әби-бабайлардан еш ишетергә туры килә безгә. Аның җиде буынны бәйләп тотучы нәсел агачы, туганлык җепләрен төйнәп торучы истәлек-кулъязма икәнен күпләр белеп тә бетермидер. Яшь буынга боларны аңлату бик кирәк. Шушы максаттан Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары белән “Минем шәҗәрәм” дип исемләнгән тематик сәгать үтте.