"А.Л.Барто шигырьләре - яхшылык поэзия!" дигән методик атнасы

2021 елның 12 феврале, җомга

2021нче елның февралендә бөек балалар шагыйрәсе Агния Львовна Бартоның тууына 115 ел тула. Аның әсәрләре бик күп буын балаларны сөендерә һәм тәрбияли. Балачагында барысы да Агния Бартоның шигырьләрен укыдылар һәм яттан сөйләделәр. Аның таланты күп кенә орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. А.Бартоның шигырьләре 72 телгә тәрҗемә ителгән һәм төрле илләрдә бастырыла. 
Балалар шагыйрәсенең башлангыч сыйныф укучыларының белемнәрен киңәйтү максатыннан, Җәлил гимназиясендә 1нче февральдән 11нче февральгә кадәр " А.Л.Барто шигырьләре - яхшылык поэзия!" атнасы үткәрелде . 
Атна буе башлангыч сыйныф рекреацияләрендә аның әсәрләре сюжетлары буенча рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде. Соңыннан 11нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен «Яраткан уенчыклар» дип исемләнгән әдәби-иҗади кичә үткәрелде, анда укучылар шагыйрәнең биографиясе белән таныштылар, яраткан шигырьләрен укыдылар, шагыйрәнең шигырьләре буенча сценкалар күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International