Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәһесләре,олы талантлары бар. 15 февраль- татар халкының бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты И.Шакировның туган көне.
Сарман үзәк китапханәсендә «Халкыбызның моң иясе» дигән әдәби подиум аның шәхесен, бай мирасын киңрәк таныту җәһәтеннән оештырылды. Күргәзмәдә халык җырчысына багышланган төрле елларда чыккан китаплар, тормыш юлы, хезмәттәшләре, туганнары белән төшкән фотолары, дискалары урын алды.