Җәлил поселогының 4 нче номерлы «Кызыл калфак» балалар бакчасы тәрбиячесе Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

2021 елның 12 феврале, җомга

5 февраль көнне, "Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлегендә йомгаклау җыелышы вакытында Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамоталары белән бүләкләү булды. Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләрнең берсе— 4 нче номерлы «Кызыл калфак» балалар бакчасының кече тәрбиячесе Гыймадиева Лена Миннеяр кызы.

 Гыймадиева Лена Миңнеяр кызы 1970 елның 6 ноябрендә Татарстан АССРның Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туа. 1989 елның августыннан 3 нче торак-коммуналь хуҗалыгының ясле-бакчасында эшли башлый. 1996 елның октябреннән Җәлил поселогың 4 нче «Кызыл Калфак» балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли.

 Лена Миннеяр кызының гомуми хезмәт стажы 32 ел тәшкил итә.

 Ул мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләрнең тормыш-көнкүрешен оештыруда актив катнаша: тәрбиячеләргә белем бирү процессын оештыруда ярдәм итә, тәрбиячеләр җитәкчелегендә тормышка ашыра.

Хезмәттәшләре аны бары тик уңай яктан гына тасвирлый. Лена Миннеяр кызы балалар бакчасы хезмәткәрләре арасында лаеклы абруй казана. Яшь хезмәткәрләр белән эшләү тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша, профессиональ киңәшләр бирә.

Ата-аналар белән эшләүдә кече тәрбияче зур роль уйный. Лена Миңнеяровнаның алар белән дустанә аралашуы белем бирү процессын аеруча уңышлы төзергә мөмкинлек бирә. Төркем тәрбияләнүчеләренең ата-аналары белән контакт җайга салынган, балаларны һәм үз һөнәрләрен ярата, шулай ук балалар бакчасы һәм бистәнең иҗтимагый тормышында актив катнаша.

 Лена Миңнеровна ире Радик Атлас улы белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр.

2020 елда Лена Миннеяр кызы 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, без аны чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International