«Шушы яктан, шушы туфрактан без»

2021 елның 13 феврале, шимбә

12 февраль көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә якташ язучыларыбыз иҗатына багышланган проектлар һәм фәнни-тикшеренү эшләре буенча конкурс үтте. Югары класс укучылары К.Булатова, Ә.Габиди иҗатларына багышланган фәнни –тикшеренү, проект эшләрен якладылар. Әлеге чара туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларны фәнни эшләргә тарту максатыннан үткәрелде. Катнашучылар үзләренә файдалы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International