Һөнәри конкурслар дәвам итә

2021 елның 13 феврале, шимбә

11нче февральдә тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталык конкурсларының муниципаль этаплары узды. Мәктәбебез данын яшь укытучыбыз Ильдаров Алмаз Илдар улы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы «Оста куллар» түгәрәге җитәкчесе Шәңгәрәева  Нәзифә Наил кызы яклады. «Йөрәгемне балаларга бирәм» дип аталган бу конкурста Алмаз Илдар улы призер исеменә, Нәзифә Наил кызы катнашучы таныклыгына ия булды. Мөгаллимнәребезне котлыйбыз, уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International