Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Иске Минзәләбаш мәктәбендә тозлы камырдан төрле әйберләр ясау буенча мастер-класс узды. Укучылар камырдан татар милли ризыклары - бәлеш, өчпочмак, бавырсак, кыстыбый ясадылар. Алар үзләре, туганнары һәм якыннары өчен төрле бүләкләр, сувенирлар ясарга өйрәнделәр. Милли ризыклар турында кызыксынып тыңладылар.
Мәктәптә милли ризык күргәзмәсе оештырылды.