Сөйләшсәк тә төрле телләрдә

2021 елның 13 феврале, шимбә

13 көнне февраль көнне 10 сыйныф укучылары «Сөйләшсәк тә төрле телләрдә» дип исемләнгән музыкаль-әдәби чарада катнаштылар. Чарага әзерлек алдан башланды. Ике атна барышында укучылар Идел буенда яшәүче халыкларның дуслыгы турында  биюләр, шигырьләр һәм җырлар өйрәнделәр. Үзләренең һәрбер чыгышында алар туган якның матурлыгы, халыклар  арасындагы  дуслыкның  ныклыгы, гореф-гадәтләрнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Халыклар  төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, аларны дус һәм тату яшәргә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International