1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамлана. Ел саен бу көнне 14 меңнән артык совет солдаты һәм әфган сугышыннан кайтмаган офицерны искә алалар.Шул максат белән бу көнне Сарман гимназиясендә 10-11 сыйныф укучылары арасында патриотик тәрбия дәресе үткәрелде. Чараны Сарман һәм Мөслим районнары комиссары Гасанов Д.үткәрде. Алар бу сугыш турында укучыларыбызга сөйләделәр.