Югары Чыршылы авылында яшәүче Әсфия Салих кызы Миңнеголовага 13 нче февраль көнне 95 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Илсур Камалетдинов, балалары ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш теләделәр.