2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан МБГББУ "Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 1-4 сыйныф укучылары арасында Муса Жәлилнең тууына 115 ел тулуга багышлап, сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсы үткәрелде. Укучылар герой-шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп башкардылар.