Муса Җәлил – батырлык һәм иҗат үрнәге

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

15нче февраль көнне, Муса Җәлил туган көнендә, иркен, якты, җылы, матур балалар китапханәсе яңадан үз ишекләрен ачты. Әлеге чарада безнең гимназия укучылары да читтә калмады. 6нчы В сыйныф укучысы Гатин Илфат Муса Җәлилнең “Табут” шигырен, 8нче Б сыйныф укучысы Сергей Островскийның “Легенда”сын, 10нчы сыйныф укучысы Габидуллина Эльвира  Муса Җәлилнең “Соңгы үпкә” шигырьләрен сөйләп, тамашачылар күңелендә бик җылы тәэсирләр калдырдылар. Бәйрәмдә шулай ук Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы, "Татнефть"нең Сарман районы буенча социаль программаларны алып бару җитәкчесе урынбасары Салихов Х.М, Җәлил бистәсе башлыгы Каримов Рафыйк Әзһәм улы, Сарман үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гайфуллина Роза Юныс кызы, ветераннар клубы җитәкчесе Әнисә апа Минһаҗова, гимназия укучылары һәм укытучылары катнашты. Бу бәйрәмнән барлык килгән кешеләр дә бик канәгать булып таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International