15 нче февраль- Совет гаскәрләренең Әфганистан территориясеннән чыккан көне. Бу сугышта безнең районнан 152 яшь егет катнаша. Шуның 7 се Әфганистан җирендә үлеп кала. Бу конфликтта катнашу буенча төрле каршылыклы фикерләр яшәп килә. Ләкин, ничек кенә булмасын, сугыш- кайгы, күз яше һәм абыйларабыз, әтиләребез, улларыбыз мәңге кайтарып ала алмаслык югалту ачысы.
«Афганистан. Война от первого лица» проектның тормышка ошыру кысаларында Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегенә районның әфган сугышында катнашкан 5 егетнең шәхси документлары тапшырылды. Болар: Давлетбаев Әухат Әхәт улы (04.02.1963-13.01.2020), Миргалимов Хәлил Мирзагит улы (05.07.1960), Мубаракшин Әкмәлетдин Билалтдин улы (16.09.1960), Харисов Айдар Котдус улы (01.11.1968), Ягудин Азат Мизхат улы (29.01.1966-13.07.1985) 1966-2020 еллар эчендә - барлыгы 20 эш. Бу сугыш турында чынбарлыкны Әфганистаннан килгән хатлар, район хәрби комиссариатыннан хәрби чакыру турындагы повесткалар, язу блокнотлары, комсомол һәм профсоюз билетлары, төрле уку йортларында өйрәнүләр үтә турындагы таныклыклар, чыгарылыш альбомнары, характеристикалар, рәхмәт хатлары, солдатларның фотографияләре сөйлиләр.