15 февраль көнне герой-шагыйрьМуса Җәлилнең тууына 115 ел тулды. Әлеге истәлекле көнне Җәлил балалар китапханәсенең балалар бүлеге яңадан үз ишекләрен ачты. Бәйрәмдә Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.Ә., Җәлил бистәсе башлыгы Кәримов Р.Ә., “Татнефть”нең Сарман районы буенча социаль программаларны алып бару җитәкчесе урынбасары Салихов Х.М., Сарман районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гайфуллина Р.Ю., “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе членнары, укучылар, укытучылар катнашты.