15 февраль – сугышчы-интернационалистларның соңгы колоннасы Әфганстаннан чыккан көн. Һәр елны якташларыбызны искә алып чаралар уздырабыз. Бүген шушы уңайдан «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен музей экспозицияләре буенча экскурсия оештырылды. Кунаклар әфганчы-якташларыбыз батырлыгы хакында, районыбызның тарихын кызыксынып тыңладылар, музей экспонатлары белән таныштылар. Шулай ук Адлер Тимергалинның тууына 90 ел тулуга багышланган "Оялырлык хезмәтем юк" дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар. Анда язучының кызы А.Тимергалина тарафыннан музейга тапшырган документлары, китаплары, шәхси әйберләре тәкъдим ителде. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчелегенә музей белән тыгыз хезмәттәшлек итүе өчен рәхмәт белдерәбез.