15 февраль – интернационал – сугышчыларын искә алу көне

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Әфган сугышы-тарихның үзенчәлекле сәхифәсе, ул илебезнең күп кенә кешеләре күңелендә төзәлмәслек яралар калдырды. "Әфганчылар" - Без бу сугыш аша үткән кешеләрне әнә шулай атыйбыз. Безнең районда да Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга туры килгән кешеләр аз түгел. Без интернациональ бурычларын намус белән үтәгән якташларыбызны һәрчак истә тотачакбыз.

15 февраль көнне Зур Нөркәй авылында "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән сугышчы-әфганчы Рамил Әбделминовның каберенә венок салынды. Шулай ук Айрат Сәлахов һәм Генар Фәрхетдиновның каберләренә дә веноклар салынды. Һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар…

 Митингта Әфган сугышы ветераннары, Зур Нөркәй урта мәктәбе һәм мәдәният йорты коллективлары, һәлак булган солдатларның әти-әниләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International