Бүген мәктәп Әфган сугышы ветераннарын кабул итте. 15 нче февраль көнне ел саен Хәтер митингы үзенә җыя аларны. Өлкән сыйныф укучылары, мөгаллимнәр, килгән кунаклар, җитәкчеләр, матбугат вәкиләре катнашында узган бу чара барчабызны кабат үткәнебезгә алып кайтты, уйландырды, сагайтты. Җир шары тыныч, күк йөзе аяз булмаганда, кешелек сагаерга тиеш. Күз яшьләре, кан коюларга чик куелып, япь-яшь гомерләр киселмәсен иде.
Митингта бистәнең Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Гәлләмов, мәктәп директоры А.И.Ильдаров, әфганчы Х.М.Миргалимовлар чыгыш ясады.
Мәктәп диварына эленгән мемориаль такталарга, Сугыш даны аллеясындагы монументка чәчәкләр салганнан соң кунаклар Сугыш даны почмагында булдылар, фикер алыштылар.