Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә Спорт һәм патриотлык айлыгы кысаларында строй һәм җыр смотры үтте. Командалар саф белән йөрүдә, җырда ярыштылар. Строй һәм җыр смотры - ул ярыш кына түгел, ә коллективның бердәмлеге һәм дуслыгы күрсәткече дә булды. Конкурска барлык отрядлар да җаваплы карадылар, конкурс этапларын лаеклы үттеләр.