2021 нче елның 16 нчы февралендә "Айтуган" спорт залында Сарман муниципаль районы егетләре һәм кызлары арасында "КЭС-Баскет" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионаты булып узды. Безнең Җәлил икенче мәктәбе командасы Егетләр арасында 1 урынны яулады. Ярышта Сарман районы җыелма командасына сайлап алынды. Безнең егетләр Бирюков Дмитрий, Сәхапов Илфат, Гайнанов Булат, Әхмәтҗанов Илназ, Хәбибуллин Камил Сарман муниципаль районы җыелма командасы составында булачаклар. Аларга зона ярышларында уңышлар телибез.