Бүген икенче Җәлил мәктәбе базасында нәкъ менә шушы темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Анда җирле хакимият вәкиле, иҗат әһелләре, "Ак калфак" оешмасы әгъзалары, туган тел укытучылары, тәрбиячеләр, китапханәче катнашты. Иң мөхтәрәм кунак - укытучылар укытучысы, хөрмәтле Гәүһәр Сөләйманова булды. Сөйләшүдә катнашучылар тормыш тәҗрибәләре аша телне саклау буенча фикерләре белән уртаклаштылар. Уртак нәтиҗә: кулдан килгәнне эшләргә һәм битараф булмаска.