"Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм тел күптөрлелеге"

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, Республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатларында 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу максатны тормышка ашыруда мәгариф оешмалары мөһим роль уйный. 2021 нче елның 16 нчы февралендә «Җәлил гимназиясе»нең 10 нчы сыйныф укучылары өчен " Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм тел күптөрлелеге " (укытучы Салихова А.Р.) дип аталган парламент дәресе үткәрелде. Дәрестә ТР Сарман муниципаль районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Советы депутаты Кучумова А.Н.  катнашты.Укучылар үзләренең туган телләре турында чыгышлар әзерләделәр. Александра Николай кызы дәрестә катнашучыларның игътибарын милли гореф - гадәтләрне саклау мөһимлегенә юнәлтте. Дәрес кызык, мавыктыргыч булды. Яңа очрашулар көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International