15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды. Шушы истәлекле дата уңаеннан Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар өчен әдәби кичә үткәрде. Муса Җәлил... Туган ягының матурлыгын, хезмәт сөючән халкын яратучы, аларга бәхет һәм тыныч тормыш теләп иҗат итүче татар шагыйре... Ә күп тә үтми сугыш башлана... Икенче көнне үк М. Җәлил үзен фронтка җибәрү үтенече белән гариза бирә, ә июль аенда Бөек Ватан сугышы рядовое сафларында була. Шагыйрь кулына винтовка алып кына калмый, аның коралы булып элеккечә каләм кала һәм сугышта ул шигырьләр һәм җырлар язуын дәвам итә. Соңрак Мусаның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Бары тик 1945 елның апрелендә генә шагыйрьнең герой тормышы фактлары билгеле була. Рейхстагка якынлашканда Совет сугышчылары Моабит төрмәсе ишегалдына үтеп керә. Искән җил белән алар алдына кәгазь кисәге килеп төшә. Анда шундый сүзләр язылган була: "Мин, татар шагыйре Муса Җәлил, сәяси гаеп белдерелгән әсир буларак, Моабит төрмәсендә тоткынлыкта һәм тиздән атып үтерелермен, мөгаен. Әгәр бу язма берәр урыс кешесенә килеп эләксә,минем Мәскәудәге язучы дусларыма, гаиләмә хәбәр бирсеннәр ". Ул үзенең үлемгә дучар ителгәнлеген белә иде. Нинди уйлар һәм хисләр кичерде икән ул? Өметсезлек?. Бу бер мизгел генә, ә аннары монда да, Моабит стеналарында да үз Ватаныңа файдалы булырга мөмкин дигән ышаныч белән яши ул, фашизмга каршы җыр коралы белән көрәшне дәвам итә. «Моабит дәфтәре» - совет кешесенең рухы бөеклегенең дәлиле. Җыентыкның шигырьләрен укыгач һәр сүзгә ышанасың, чөнки көн саен үлемнең күзенә карап торган кешенең алдамавын яхшы аңлыйсың. Менә ни өчен Муса Җәлилнең шигырьләре аеруча дулкынландыра. Бары 39 ел гына яшәп калган шагыйрь, ләкин үзе турында буыннан-буынга күчүче якты хатирәләр калдыра алган.