«Муса Җәлил – халкым улы» дигән әдәби - музыкаль кичә

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

 

Быел  бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең зур юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан  Сарман  үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бөек шагыйрьнең 115 еллыгына  багышланган   «Муса Җәлил – халкым улы» дигән  әдәби - музыкаль кичә үткәрде. Барлык халыкларның сөекле улы булган Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Кичәдә герой-шагыйрьнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Экранда күрсәтелгән презентация шагыйрьнең иҗатына багышланган иде. “Үлемне  дә җиңгән шагыйрь иле, теле хакына” дигән  күргәзмә тамашачыларга күп мәгълүмат бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International