Хәзерге вакытта гражданин – Ватан патриоты тәрбияләү бик мөһим. Безнең балалар үз геройларын – көрәшкән һәм үз гомерләрен батырларча биргән кешеләрне, аларның батырлыкларын белергә тиеш. Күргәзмәнең максаты: балаларны шагыйрь Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; шагыйрьнең иҗади юлын һәм батырлыгын күрсәтү.