3-НДФЛ ДЕКЛАРАЦИЯСЕН НИЧЕК ҖИБӘРЕРГӘ:
3-НДФЛ декларациясен Шәхси кабинет аша җибәрү уңайлырак.
Шулай ук 3-НДФЛ декларациясен телекоммуникацион элемтә каналлары (квалификацияле электрон имза булганда), кәгазьдә турыдан-туры салым органына яки КФҮ офисына тапшырырга мөмкин.
3-НДФЛ декларациясен тутыру өчен Россия Федераль салым хезмәте сайтында «программа чаралары» бүлегендә «•Декларация»программасыннан файдаланырга мөмкин.
3-НДФЛ декларациясен тапшырмаган очракта, салым органнары, мәгълүматлар базасындагы мәгълүматлардан чыгып, салымны мөстәкыйль исәплиләр.
Билгеләнгән вакытка салым декларациясен тапшырмау салым бозу дип таныла һәм 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә штраф түләттерелә (РФ НКның 119 ст. 1 п.))
nalog.gov.ru 8 (800) 222-22-22