Җирдә яшәү хакына

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

   15 нче февраль көнне Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган  иртә   узды . Бу чарада 1-9 сыйныф укучылары катнашты .Алар  шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның үлемсез шигырьләрен   яттан  сөйләделәр. Бөтен җаны-тәне белән Ватанны яраткан һәм аның хакына гомерен  дә кызганмаган   патриот  герой-шагыйрь  өчен  күңелләребез   горурлык  хисләре  белән  тулды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International