Бүген Сарман РҮХдә медицина советы узды, анда район медицина оешмаларының эшенә йомгак ясадылар һәм 2021 елга бурычлар билгеләделәр.
Совет эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.
"Сарман РҮХ" ДАССОның баш табибы Айрат Галимов 2020 елга эш йомгаклары һәм 2021 елга перспектив планнар турында хисап белән чыгыш ясады.
Икенче мәсьәлә буенча "Җәлил РБ эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында" Җәлил РБ баш табибы Таһир Әхмәдуллин чыгыш ясады.
"2020 елга Каташ Каран ФАПының эше турында" көн тәртибендәге өченче мәсьәлә буенча ФАП мөдире, фельдшер Ахунова Р. С. таныштырды.
Аннары сүз район башлыгы Фәрит Хөснуллинга бирелде. Ул кыскача гына район сәламәтлек саклау эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яктыртты.
Илдар Разинович үз чыгышында сәламәтлек саклауның төп күрсәткечләренә ирешелүен билгеләп үтте һәм туктап калмаска һәм алга барырга тәкъдим итте.
Чара ахырында аерым уңышларга ирешкән табибларга һәм шәфкать туташларына рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.