Сарман муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары киңәшмәсе

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, 18 нче февраль көнне, "Җәлил гимназиясе" базасында Сарман муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре директорларының эшлекле киңәшмәсе узды. Рәсми өлеш башланганчы кунаклар гимназия буйлап уздылар, анда тематик күргәзмәләр әзерләнгән иде, шулай ук "Гарри Поттер"спектакле сәхнәләштерелде. Беренче катта фотозона оештырылды. Моннан тыш, кунаклар гимназия музеенда да булдылар. Актлар залында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында киңәшмәдә катнашучылар өчен сыйныфтан тыш чара узды. Очрашу эшлекле, шул ук вакытта дустанә шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International