Бүген, 18нче февраль көнне, 8-9нчы сыйныф укучылары өчен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге һәм тел күптөрлелеге – республиканың уникаль байлыгы” темасына парламент дәресе үтте. Дәрестә Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы, "Бердәм Россия" фракциясе депутаты Хадиуллин Илдар Нил улы катнашты. Балалар теоретик белем генә алып калмадылар, авыл җирлегенең эшчәнлеге белән таныштылар, депутат белән авылның киләчәге, алда торган планнар турында да сөйләштеләр. Очрашу җылы атмосферада үтте һәм укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.