1 нче "Каенкай" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган урта төркемдә тематик дәрес узды

2021 елның 19 феврале, җомга

"Хәрби һөнәрләр" темасына шөгыль үткәрелде. Балалар  "Танып бел" , "Командир" уеннары аша хәрби һөнәрләр, аларның киемнәре белән таныштылар."Кем җитез" уен-эстафетасы вакытында хәрбиләрчә җитезлек, кыюлык сыйфатлары ачыкланды, балаларда Ватан сакчыларына карата хөрмәт,  патриотик хисләр тәрбияләнде.

Татар теле тәрбиячесе Афзалова А.М.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International