Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, Республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатларында 2021нче ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. 2021нче елның 18нче февралендә «Җәлил гимназиясе»нең 9нчы сыйныф укучылары өчен "Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм тел күптөрлелеге " (укытучы Миннеханова Г.Н.) дип аталган парламент дәресе үткәрелде. Дәрестә ТР Сарман муниципаль районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Советы депутаты Кучумова А.Н. катнашты. Укучылар туган телләрен, милли гореф - гадәтләрне саклау мөһимлегенә тагын бер тапкыр инандылар. Дәрес бик кызыклы булды.