21нче февраль - Халыкара туган тел көне, шул уңайдан Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй"балалар бакчасында бик күп чаралар үткәрелде. Шуларның берсе "Туган телем-иркә гөлем" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән башланып китте. Балалар дөньядагы телләр турында күп мәгълүмат алдылар, туган тел турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмдә туган телнең кадерен белергә, аны яратырга кирәклеге турында төшенчә бирелде.