Парламент дәресе -21

2021 елның 20 феврале, шимбә

19 нчы февраль көнне  Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбендә 7-8 нче сыйныф укучылары өчен «Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәни һәм телләрнең күптөрлелеге-республиканың уникаль байлыгы"  дигән темага республикада игълан ителгән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган парламент дәресе үткәрелде. Укучылар алдында Александровка авыл җирлеге башлыгы, Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы район Советы депутаты Гафиятуллин Артур Раил улы чыгыш ясады. Ул үз чыгышында милли гореф-гадәтләрне саклап калуның мөһимлеген билгеләп үтте. Дәүләт республикада яшәүче барлык халыкларның традицион мәдәниятләрен актив үстерә һәм саклый, дип сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International