"Шахмат зонасын ачу"

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында "һәр мәктәпкә шахмат зоналары" проектын тормышка ашыру кысаларында Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә шахмат зонасын ачу тантанасы булды. Аны ачуда депутат, авыл җирлеге башлыгы Шарипова Л.И. катнашты, Уен кагыйдәләре белән мәгълүмат стенды ясалды, шахмат буенча уку әсбаплары һәм әдәбият күргәзмәсе оештырылды. Укучылар өчен 8 уенчыга исәпләнгән өстәл шахмат такталары комплекты белән уен урыннары оештырылды.
Төзекләндерелгән шахмат зонасы әлеге искиткеч уенга битараф булмаган һәркемне җәлеп итү урынына әвереләчәк. Тәнәфесләрдә укучылар шахмат турнирында бер-берсе белән ярыша алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International