Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан музейда “Шәфкать” үзәгендә ял итүчеләр өчен экскурсияләр,чаралар даими үткәрелеп тора. Кунаклар район тарихы, тарихи әһәмияткә ия булган экспонатлар, яңа күргәзмәләр белән танышалар. Яңа “Борынгы чор” күргәзмә-экспозициясе дә зур кызыксыну уята.
18 нче март Кырымның Россиягә яңадан кушылган көне. Шул уңайдан “Шәфкать” кунаклары Сочи татарлары җәмгыяте җитәкчесе, генерал-майор, якташыбыз Рәшит Заһиров тарафыннан җибәрелгән видеосәламнәрне кабул иттеләр. “Кырым язы” акциясе кысаларында Кырым-Татарстан дуслыгына багышлап төшерелгән видеофильм карадылар.