17 март көнне 2021 елда район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмасы рәисләре белән киңәшмә узды. Көн тәртибендә сораулар каралды:
-Татарстан республикасы мәдәният хезмэткэрлэре профсоюз комитетынын II Пленумы;
- яңа сайланган башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре өчен мәдәният хезмәткәрләренең профсоюзга кабул итү тәртибен, әгъзалык взносларын түләү күләме һәм тәртибе, яшьләрне профсоюз әгъзаларына җәлеп итү буенча актив эш алып бару турында аңлату;
- профсоюз рәисе Кәримова Э. Ф. профсоюз һәм мәдәният бүлеге арасында яңа Килешү төзү һәм күмәк шартнамәләрне яңарту турында искә төшерде;
- санаторийларга профсоюз юлламаларын алу тәртибе турында фикер алыштылар;
- 2021 елга перспектив планнар билгеләнде.
Семинарда катнашучыларга сертификатлар һәм хезмәтне саклау таныклыгы тапшырылды.