Сарман №1 “Кояшкай“ балалар бакчасында милли бәйрәмнәр киң колачлы үтә. Балалар Нәүрүзне дә зарыгып көтеп алды.

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Балалар  янына Нәүрүзбикә килде. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә төрле уен-ярышларда көч сынаштылар. Балалар төрле халык уеннарында катнаштылар, мәкальләр, сынамышлар, табышмаклар әйтелде. Соңыннан һәркем кайнар коймаклар белән сыйланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International