Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5,7 сыйныф укучылары авыл музеенда булдылар

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5,7 сыйныф укучылары авыл музеенда булдылар. Алар өчен «хезмәт төбе - хөрмәт " темасына сыйныф сәгате оештырылды. Очрашуда хезмәт ветераннары Ногманова Тәзкирә һәм Галиева Саҗидә катнашты. Кунаклар үзләренең хезмәт юллары, дәүләт бүләкләре турында сөйләделәр. Очрашу ахырында кунаклар укучыларның сорауларына җавап бирделәр, яхшы теләкләр теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International