«Һәр язның үз җыры»

2026 елның 24 апреле, җомга

Җәлил посёлок китапханәсендә «Һәр язның үз җыры» дип исемләнгән, шагыйрә Клара Булатованың 90 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә Клара апа белән ярты гасырдан артык гомер иткән Нәфис абый Рафигуллин, туганнары, иҗатташ дуслары, «Сарман таңнары», «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе членнары, укучылар, укытучылар катнашты. Кичә Клара апа турында истәлекләрне яңарту, аның шигырьләрен уку, җырларын башкару белән үрелеп барды. Китапханәчеләр «Якташларыбыз иҗаты» дигән китап күргәзмәсе, «Сандугачлар кызы – Клара Гарифовна Булатова» дип исемләнгән презентация әзерләгән иде. Шагыйрәбезгә багышланган видеороликлар да күрсәтелде. Нәфис абый Рафигуллин укучыларга Клара Булатованың һәм оныгы Гайшәнең китапларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International